30 апрельдә Мәскәүдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русия Дәүләт Думасы депутаты, парламент фракциясе җитәкчесе һәм «Яңа кешеләр» сәяси партиясе рәисе Алексей Нечаев белән очрашты. Көн тәртибендә - республика белән хезмәттәшлекне ныгыту, шулай ук туристлык инфраструктурасын үстерү, бу өлкәдә эшләүче кече һәм урта бизнеска ярдәм итү мәсьәләләре тикшерелде.
Партия лидеры билгеләвенчә, Башкортстан «Туризм. Бизнес. Киләчәк " федераль форумының беренче мәйданчыгы булды, анда «Яңа кешеләр» вәкилләре катнаша.
- Бүген без форум кысаларында эшмәкәрләр өчен «Туризм төбәкләрнең яңа икътисады" дигән дискуссияләр сериясен ачабыз. Бизнеска ничек ярдәм итәргә һәм ничек яңа эш урыннары булдырырга - карарларны бергә эзләячәкбез, - диде Алексей Нечаев.
Башкортстан Башлыгы туризм тармагын үстерү потенциалын югары бәяләде һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады.
- Без туризмны икътисад үсешенең мөһим юнәлешләрнең берсе итеп саныйбыз. Башкортстан табигый һәм тарихи объектларга бай, хәзер без туристлык инфраструктурасын үстерү өстендә актив эшлибез. Ул локацияләр - транспортта барып җитү мөмкинлеге, заманча юл буе сервисы, уңайлы кунакханәләр, кунакларга хезмәт күрсәтүнең киң спектры, – диде Радий Хәбиров. - Туризм - шактый катлаулы бизнес, һәм аңа, әлбәттә, дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелүе мөһим. Республикада бизнеска, шул исәптән туризм өлкәсендә эшләүчеләргә ярдәм чаралары комплексы эшли. Без шулай ук профильле федераль программаларда актив катнашабыз.
Төбәк җитәкчесе шулай ук һөнәрләрне үстерү турындагы закон проектының актуальлеген билгеләде.
-Бу, тәү чиратта, үз куллары белән ниндидер продукт ясый алучы талантлы кешеләр өчен стимул, иҗатларын коммерцияләштерүгә этәргеч. Креатив икътисадны үстерү кысаларында «Яңа кешеләр» белән бу юнәлеш буенча да эшлибез,- диде Радий Хәбиров. - Башкортстанда халык һөнәрчелегенә ярдәм итү буенча берничә карар бар инде. Ә федераль инициативалар бу өлкәгә үсешкә яңа этәргеч бирү мөмкинлеген бирәчәк.
БР Башлыгы сайтыннан.