Яңалыклар
30 Апреля , 05:25

Кунаклар Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салды

Башкалабыз Уфада Русия һәм Кыргызстан мәгариф министрлары Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Кунаклар Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салдыКунаклар Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салды
Кунаклар Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салды
Уфага эш сәфәре белән килгән Русия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Кыргызстан мәгариф министры Догдуркул Кендербаева Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән бергә XIX гасырның күренекле милли шагыйре һәм мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Акмуллага һәйкәле 2008 елда Башкорт дәүләт педагогия университеты каршындагы мәгърифәтче исемендәге скверда куелды. Композициянең авторлары архитектор - Дамир Магафуров һәм скульптор Владимир Дворник.
Композициянең төп идеясе  - шагыйрьнең балалар белән әңгәмәсе. Акмулла, озын юллар үтеп, авылларның берсенә килә дә, сусавын басар өчен чишмә буена юнәлә. Ул чишмә янына утыргач, аның тирәсенә рәхмәтле тыңлаучылар – балалар җыела. Бу мизгелне сурәтләү өчен һәйкәл янына таллар утырттылар һәм чишмә ясадылар. 
 
БР Башлыгы сайтыннан.
Кунаклар Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салды
Кунаклар Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салды
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас