

18 апрельдән Башкортстан территориясендә язгы-җәйге янгын хәвефсезлеге сезоны башланды. Ул 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Ә бүгеннән, 30 апрельдән 12 июньгә кадәр янгынга каршы махсус режим эшли башлый. Бу чорда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, махсус сакланылучы табигать территорияләрендә, запастагы җирләрдә, юл буйларында, елга һәм күл зоналарында, шәһәр һәм авыл территорияләрендә, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә, предприятиеләрдә, чүплекләрдә һәм каты көнкүреш калдыклары полигоннарында учак ягу тыела.
Шулай ук янучан материалларны, чүп-чарны, агач һәм төзелеш калдыкларын урманга кадәр янгынга каршы аралыкта туплау; гомум кулланудагы, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм запастагы җирләрдә чүп-чар, үлән, яфраклар яндыру; хәтта ачык мангалларда һәм металл мичкәләрдә ут кабызу; янып торган шырпылар, тәмәке төпчекләре һәм пыялалар ыргыту, 1-3нче класслы хәвефле пиротехниканы махсус билгеләнгән урыннардан читтә куллану кебек гамәлләр тыюга эләгәләр.
Янгынга каршы махсус режим чорында ут белән бик сак эш итәргә, уяу булырга, балаларга шырпы белән уйнауның куркыныч булуын искәртергә кирәк.
Махсус режим чорында штрафлар икеләтә арта. Кисәтү рәвешендәге җәза каралмый. Штраф суммалары түбәндәгечә:
- гражданнар өчен – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;
- вазифа биләүче затлар өчен – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр;
- шәхси эшкуарлар өчен – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр;
- юридик затлар өчен – 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.
Урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар тагын да югарырак:
- гражданнар өчен – 60 мең сумга кадәр;
- вазифа биләүче затлар өчен – 110 мең сумга кадәр;
- оешмалар өчен – 2 миллион сумга кадәр.
Былтыр гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре язгы-җәйге сезонда 415 протокол төзегән һәм 350 мең сумнан артык штраф салган. 2024 елда режим гамәлдә булган вакытта хокук бозучыларга карата 411 беркетмә төзелгән һәм алардан 660 мең сумлык штраф түләткәннәр.
Урман янгынын күрсәгез, 8 (347) 218-14-14 телефоны буенча Урман хуҗалыгы министрлыгының диспетчерлык хезмәтенә яки урман сагының 8 800 100 94 00 бердәм номерына шалтыратыгыз. Нинди дә булса янгынга тап булсагыз, 112 номерына шалтырата аласыз.
Әйткәндәй, 30 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелүе турында агымдагы атнада оператив киңәшмәдә дә сүз булды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров янгын хәвефсезлеге мәсьәләләрен катгый контрольдә тотарга кушты.