Яңалыклар
27 Апреля , 18:46

Радий Хәбиров: Һәйкәл бик начар хәлдә

Шулай диде Радий Хәбиров Салават Юлаев һәйкәленә кагылышлы интервьюсында.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
Фото:https://glavarb.ru

Республика Башлыгы Радий Хәбиров БСТ телеканалына интервью бирде. Анда ул Башкортстанның милли герое Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү барышы турында сөйләде һәм монументны тергезү вариантларын билгеләде.

– Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү ничек барганын тагын бер кат игътибар белән карарга булдым. Бүген биредә зур комиссия эшләде, һәм шуны әйтәсем килә, һәйкәлне реставрацияләү турындагы карарны без вакытында кабул иткәнбез. Ни өчен? Чөнки һәйкәл бик катлаулы хәлдә, критик хәлдә дип әйтергә була. Моны барыбызга да аңларга кирәк.

Без аның начар хәлдә булуын аңлый идек. Ләкин ул без уйлаганнан күпкә начаррак. Аллаһы Тәгалә безне коткарды һәм һәйкәлне вакытында төшерү юлына юнәлтте. Югыйсә без аны чыннан да югалткан булыр идек, ул кисәкләргә таркалыр иде. Шуңа күрә тагын бер тапкыр кабатлыйм – һәйкәлне яңарту гади булмаган, ләкин бик дөрес карарларның берсе булды. Югыйсә, без аны чынлап та югалткан булыр идек. Бу вакыт мәсьәләсе генә иде. Безне хуплаганнары өчен кешеләргә дә, җәмәгатьчелеккә дә рәхмәт, – дип белдерде төбәк җитәкчесе.

Аннары, Радий Хәбиров әйтүенчә, һәйкәл бик югары сыйфатлы чуеннан коелмаган. Аны ясаганда вакыты шундый булган.

– Республика халкы безгә шундый шедевр бүләк иткәне өчен Сосланбәк Тавасиевка һәрвакыт рәхмәт әйтәчәк. Ә бит вакыты башка, катлаулы булган, – диде ул.

Бүген төп бурыч – һәйкәлне яңарту эшен алдан билгеләнгән вакытка – 2027 елның язына тәмамлау. Ә төп сорау – һәйкәлгә икенче гомерне нинди юл белән бирергә? Монда ике вариант карала.

– Беренче вариант, без сайлаган юл – ул ничек бар шулай реставрацияләү. Әмма әле безнең контракт кысаларында эшләүче реставраторлар, һәйкәлнең тышкы катламының 60-70 проценты яңадан коелачак, диләр. Күз алдына китерәсезме? Гомумән, тоташ һәйкәл 60тан артык элементтан тора. Бу яңа чуеннан яңа детальләр алып килеп, аны җыячаклар дигән сүз. Эчке яктан тотып торган барлык ныгытмаларны диярлек болтлар белән яңартырга кирәк булачак. Бу – эш барышы, барлык реставрацияләр шулай башкарыла. Нәтиҗәдә без иске һәйкәлне тергезәчәкбез.

Мәсьәләгә тагын бер караш бар. Без барлык документларны да күтәрдек. Һәрхәлдә, мин 1947 елгы документны күрдем. Һәйкәл куелганга кадәр 20 ел элекке диярлек. Һәм аның буенча һәйкәлне бронзадан ясарга ниятләгәннәр. Бронза – тутыгуга бик бирешеп бармаган, чыдамрак материал. Асылда, мондый масштабтагы скульптуралар бронзадан ясала. Әле һәйкәлгә күз салсак, бер урында калынлыгы 2,5-3 сантиметрга җитә, ә кайдадыр – 0,8 сантиметр гына. Ә бронзадан койганда тигез булачак, белгечләр үйтүенчә, 1 сантиметр тирәсе булачак. Шуңа күрә ул җиңелрәк килеп чыгачак. Әмма бронзадан һәм ныклы булачак – 100, 200, 300 ел торачак, – дип аңлатты Радий Фәрит улы.

Әлеге һәйкәлне яңартып куйсалар, ул минем күңелдә барыбер борчылу тудырачак, ди республика җитәкчесе.

– Артабан нәрсә булачагына мин җавап бирәм. Һәйкәлдәге иске чуен күп урында диярлек чатнап ярыла. Өстәвенә, һәйкәл тау битләвендә урнашкан һәм даими рәвештә җил исүенә дучар, – дип фикер йөртә Радий Хәбиров.

Аның сүзләренчә, икенче вариантны сайлап, яңа бронза һәйкәл коярга була. Ул чакта әлегесен нәрсә эшләтергә дигән сорау туа.

– Бу – мәдәни мирас объекты. Ул да җыела һәм саклана. Әмма аның җил, климат, температура режимына ныграк бирешүен исәпкә алып, Уфада икенче бер урынга урнаштырырга һәм матур пыяла белән капларга дигән вариант бар. Ул чакта кешеләр, аның янына килеп, якыннан күрә алачак. Бу – тәкъдим буларак туган караш, фаразларның берсе. Әлеге карарны кабул итүне үз өстемә генә алмаячакмын. Чөнки һәйкәл безнең барыбызга да бик кадерле. Шуңа күрә монда, миңа калса, белгечләр дә, кешеләр дә, иҗтимагый оешмалар да үз фикерләрен җиткерергә тиеш, – дигән теләген белдерде Башкортстан Башлыгы.

Моннан тыш, һәйкәл куелачак территорияне яңарту, тулысынча тәртипкә китерү бурычы да тора. Постамент торачак калкулыкны ныгытырга кирәк. Шуңа акча бүлеп, акрынлап эшкә тотынырга ниятлиләр

Аннары киләчәктә һәйкәлне карап, тәрбияләп тору турында да уйларга кирәк, диде Радий Хәбиров.

– Һәр һәйкәл тәрбия таләп итә. Һәм моның белән ниндидер коммуналь структура түгел, ә махсуслаштырылган компания шөгыльләнергә тиеш. Һәйкәлгә килгәндә, ул – халык символы, Уфа символы, Башкортстан символы. Бүген аның язмышын билгеләячәк акыллы карар кабул итәргә кирәк, – дип сүзен йомгаклады төбәк җитәкчесе.

Тулы интервью һәм видео – монда.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас