

Бүген, 27 апрельдә, Башкортстан Республикасының Конституция советында киң мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу узды. Ул Русия парламентаризмының 120 еллыгына, шулай ук Советның өч еллык эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланды.
Конституция советы рәисе Хәйдәр Арслан улы Вәлиев сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, озак еллар дәвамында тупланган тәҗрибә һәм дәвамчанлыкның әһәмиятенә басым ясады. Аның әйтүенчә, хәзерге парламентарийлар, үзләреннән алда килгәннәрнең мирасына таянып, җәмгыять алдында торган актуаль бурычларны хәл итәләр һәм Конституцион корылышны ныгытуга ярдәм итәләр.
Очрашуның беренче өлеше Конституция советының өч елгы эшчәнлегенең төп юнәлешләренә багышланды. Совет вәкилләре каралган мөрәҗәгатьләр, Конституция Советы тарафыннан кабул ителгән закон проектлары, аларның Башкортстанның хокукый мохитен формалаштыруга йогынтысы турында сөйләделәр. Гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау гаранты буларак Советның роле, шулай ук тотрыклылыкны һәм конституцион хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше ассызыкланды.
Конституция Советының Саха (Якутия) һәм Татарстан республикаларының Конституция советлары белән хезмәттәшлеге турында аерым әйтелде. Башка дәүләт органнары белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзү турында да фикер алышу үтте.
Очрашу ахырында Конституция советы әгъзалары аның эшчәнлеге Башкортстан үсеше өчен әһәмиятле булып калуына ышаныч белдерде.