Яңалыклар
24 Апреля , 06:55

Синоптиклар җәйнең нинди булачагын әйтте

Быел чын җәй күреп булырмы?

Язгөл Сафина.Язгөл Сафина.
Фото:Язгөл Сафина.

Русия Гидрометүзәге синоптиклары алдагы ярты елга фараз биргән.

Аңа ярашлы, Башкортстанда, көньяк төбәкләргә хас, аномаль җылы һава торышы көтелә. Сентябрьгә кадәр температура нормадан югарырак булачак. Ягъни, синоптиклар исәпләвенчә, һава температурасы күпьеллык күрсәткечләрдән артып китәчәк, ләкин нибары 1-2 градуска гына.

Ә менә яңгыр тигез яумаячак, көньяк районнарда ул бөтенләй сирәк булырга мөмкин. Май бераз коры киләчәк, июнь һәм июльдә явым-төшем норма кысаларында (50-70 мм) булачак, диләр. Августта исә кирәгеннән артык яварга мөмкин дип фаразлана.  

Уфа климатологы Рита Камалова да республиканы тропик җәй көтә – җылы, әмма явым-төшемле булачак, ди. Ул моның сәбәбен дә аңлаткан. Бу Эль-Ниньо (Тын океанның үзәк һәм көнчыгыш өлешләрендәге тропик киңлекләрдә өске суларның аномаль җылынуы) йогынтысына бәйле, ул блоклаучы антициклоннар барлыкка килү ихтималын киметә. Шуңа һава массаларының барысы да Көнчыгыш Европага китәчәк. Ә Урта Урал өстендә циклональ уйсулык формалашачак, ул Уралга һәм Идел буена гадәттәгедән күбрәк яңгырлар китерәчәк.

Фаразларга караганда, республикада май-июнь айларында чын җәй булачак икән. Карап карарбыз инде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас