Яңалыклар
22 Апреля , 12:52

СВОда катнашучыларга эш бирүчеләр реестры булдырылды

Башкортстанда СВО катнашучыларын эшкә урнаштыру өчен өстенлекле шартлар тудырган эш бирүчеләр исемлеге булдырылды.

СВОда катнашучыларга эш бирүчеләр реестры булдырылдыСВОда катнашучыларга эш бирүчеләр реестры булдырылды
СВОда катнашучыларга эш бирүчеләр реестры булдырылды

Башкортстанда СВО катнашучыларын эшкә урнаштыру өчен өстенлекле шартлар тудырган эш бирүчеләр исемлеге булдырылды. Хәрби хәрәкәтләр ветераннарына республика предприятиеләре 2,5 меңнән артык эш урыны тәкъдим итә, шул исәптән инвалид гражданнарны эшкә урнаштыру өчен 500гә якын вакансия бар.

– Махсус хәрби операция вакытында инвалид калучыларны эшкә урнаштыручы эш бирүчеләр өчен республикада берничә ярдәм чарасы бар. Әйтик, предприятие инвалид булган һәр хезмәткәргә махсус эш урыны һәм аңа тоткарлыксыз керү өчен кирәкле инфраструктура оештыру өчен төбәк бюджетыннан 100 мең сумга кадәр акча җәлеп итәргә мөмкин, - дип сөйләде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас