Яңалыклар
22 Апреля , 09:51

“Алга барырга кушкан безгә Ленин бабабыз...”

22 апрель – Ленинның туган көне. 

burkprf.ruburkprf.ru
Фото:burkprf.ru

Алга дибез, алга атлыйбыз,

Алга таба барабыз.

Алга барырга кушкан бит

Безгә Ленин бабабыз.

“Бар иде бит Ленин бабайны зурлап, аның туган көнендә – 22 апрельдә – өмәләр уздырып, алда якты киләчәк көтәчәгенә чын күңелдән ышанып, күңелле яшәгән чаклар”, – ди бүген өлкәннәр.

Безнең буынга ул чорның койрыгы гына эләкте. Хәтеремдә, башлангыч сыйныфларда укыганда апрель иң күңелле айларның берсе була торган иде. Пионерлар сафына басарга әзерләнүчеләр ай башыннан Ленин, пионерия турында шигырьләр ятлыйлар, җырлар өйрәнәләр. Без дә, пионерлар сафына кереп, кызыл галстук тагарга өлгердек. Һәм шул “Һәрвакыт әзер!” пионерлар булып калдык та инде. 90нчы елларда пионерия да, комсомол да бетте. Бездән соң укыганнар бу бәхеткә ирешә алмый калды. 21нче гасырда туганнарның күбесе исә Ленин бабайның кем икәнен дә белмидер...

Владимир Ильич Ленин (чын фамилиясе Ульянов) – сәяси һәм иҗтимагый эшлекле, инкыйлабчы, большевиклар партиясен, тарихта беренче социалистик дәүләт төзүче. Ул – барыннан да элек, 1917 елгы Бөек Октябрь революциясе юлбашчыларының берсе. Ленин яңа Русиянең Халык Комиссарлары Советының (хөкүмәтенең) – РСФСРның – рәисе була, СССРны оештыручы булып санала. Ул шулай ук сәясәт һәм иҗтимагый фәннәр буенча күп санлы теоретик хезмәтләр авторы, марксизм-ленинизм теориясенә нигез салучы һәм Өченче интернационалны (төрле илләрнең коммунистик партияләре берлеге) оештыручы һәм төп идеологы буларак та билгеле. Үз чорында Ленинны гади халык үзгәрешләр, гаделлек һәм яңа өмет символы итеп зурлый. Аның “Укырга, укырга һәм тагын бер тапкыр укырга!” дигән сүзләрен ничә буын лозунг итеп күтәрде. Әмма, СССР таркалганнан соң, Ленинга карата каршылыклы фикерләр туа башлады. Хәер, үзе исән чакта ук аның турында төрле сүзләр йөргән. Көрәштәшләре аны “даһи”, дошманнары “немец шпионы” дип атаганнар. Ләкин аның тарихны үзгәртүче кеше икәнлеген берәү дә кире какмаган. Чөнки ул үз чорында кулында хакимият тә, матди байлык та булмаган килеш, миллионлаган кешене үзе артыннан ияртә алган! Андыйлар турында “йөз елга берәү генә туа” диләр.

Әлбәттә, хәзерге күзлектән чыгып фикер йөртсәк, аның эшчәнлегенә төрлечә бәя бирергә мөмкин. Чөнки бүген заман башка. Әмма Ленинның илнең сәяси үсеше барышына һәм хәтта дөнья тарихына зур йогынты ясавын берәү дә инкарь итә алмый. Билгеле, җитешсезлекләре дә булгандыр. Шулай да, төптән уйлап карасак, милләтләрнең үзбилгеләнешкә хокукының башлангычы 1917 елгы вакыйгаларга бәйле түгелмени? Бүген Башкортстанның республика булып яшәве дә – шул чордагы вакыйгалар җимеше. Советлар Союзы, федератив корылышка нигезләнеп, милләтләрнең үсешенә мөмкинлекләр тудырды. Ә иң мөһиме – ул гади халык өчен күп ишекләрне ачты.

Бүген Ленинга кагылышлы тагын бер зур бәхәс – аның гәүдәсенең һаман җирләнмәгән булуы. Большевиклар юлбашчысы 1924 елның гыйнварында вафат булганнан алып, аның бальзамланган гәүдәсе әлегә кадәр Мәскәүнең Кызыл мәйданында аның өчен махсус төзелгән Мавзолейда саклана. Аны христиан йоласы буенча күмү кирәклеге турындагы вакыты-вакыты белән сүз кузгаталар да тыналар...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас