

Бүген, 17 апрельдә, Уфада “Башкортстан урыслары соборы” төбәк иҗтимагый оешмасының еллык конференциясе узды. Ул Русия халыклары бердәмлеге елына багышланды.
Конференция эшендә дәүләт хакимияте органнары, дини оешмалар, фәнни һәм педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, волонтерлар, мәдәният һәм сәнгать эшмәкәрләре, Бөтендөнья Рус Халык Соборы җитәкчелеге һәм башка иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Башкортстан урыслары соборы аппараты җитәкчесе Павел Васильев оешманың 2025 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. МХОда катнашучыларга ярдәм итү, рус телен саклау һәм үстерү, яшьләргә әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләре булган. Бер ел эчендә ике меңнән артык чара үткәрелгән.
– Рус булу – кан яки этник чыгыш мәсьәләсе түгел. Бу рух халәте, күпмилләтле халкыбызны гасырлар дәвамында берләштергән Ходайга ышану, ныклы гаилә, Ватанга мәхәббәт кебек кыйммәтләрны аңлы сайлау, – диде Бөтендөнья Рус Халык Соборы башлыгы урынбасары Михаил Иванов. Аның фикеренчә, Башкортстан бүген – милләтара татулыкның уникаль моделе, ул халык бердәмлегенең үрнәге булып тора.
Чара кысаларында “МХО сугышчыларының батырлык, ныклык һәм рух көчләренең нигезләре буларак Русия халыкларының традицион кыйммәтләре” һәм “Күпмилләтле Башкортстан: мәдәни мирасны саклауда милләтара диалогның роле, милләтара гармонияне ныгыту һәм уртак мәдәни үсеш методлары һәм практикалары турында фикер алышу” секцияләре узды.
Икенче секция телне һәм мәдниятне саклау алымнары һәм юллары, бу эшкә яшьләрне җәлеп итүгә багышланды.
Башкортстан руслары соборы идарәсе әгъзасы, Соборның Бөре районындагы бүлекчәсе Советы рәисе, Уфа Фән һәм технологияләр университетының Бөре филилалының филология кафедрасы доценты Ольга Курбатова студентлар белән эшләү тәҗрибәсе турында бәян итте. Мәдәни чаралар, волонтерлык хәрәкәте, төрле бәйгеләр аша студентларда телгә карата мәхәббәт тәрбияләү, рухи кыйммәтләрне саклауда кызыксыну уяту эшләре хакында сөйләде ул.
Сәясәт фәннәре кандидаты, Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм граждан җәмгыятен үстерү советының башкарма секретаре Владимир Савичев яшьләргә гаилә кыйммәтләрен аңлатуда, рухи тәрбия бирүдә заманча алымнарны кулланырга чакырды.
– Интернет, гаджетлар, нейрочелтәрләр безнең тормышка көннән-көн ныграк керә бара. Без бүгенге үсмерләрне, яшьләрне алардан аера алмыйбыз. Шуңа иң яхшысы – безгә бүген замана мөмкинлекләрен яшьләрне тәрбияләү чарасы итәргә өйрәнергә кирәк, – диде ул.
Уфа Фән һәм технологияләр университетының тел теориясе һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире Альмира Ямалетдинова чит ил студентлары белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде. Аларны безнең республиканың мәдәни тормышына җәлеп итү, телгә һәм халыкның рухи байлыгына кызыксыну тәрбияләү өчен нинди алымнар куллануы турында бәян итте. Төрекмәнстан, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән килгән студентларның үз гореф-гадәтләрен саклый белүләре хөрмәт уята, диде ул. Хәзер алар безнең илнең милли үзенчәлекләрен дә белә. Бу милләтара татулыкка һәм хөрмәткә тагын бер адым булып тора дигән фикерен җиткерде спикер.
Гомумән, барлык чыгышлар да милләтара мәсьәләгә багышланган иде. Аларда безнең илнең көче рух уртаклыгына, гаиләгә, дингә һәм Ватанга тугрылыкка таяна дигән фикерләр яңгырады. Мәчет һәм гыйбадәтханә янәшә торган, ә төрле милләт активистлары бергәләп сугышчыларга ярдәм иткән Башкортстан бүген яшәргә һәм эшләргә кирәкле киләчәк үрнәге булып тора.