Яңалыклар
17 Апреля , 05:07

Матайларны тикшерәләр

Ни кызганыч, мотоцикл белән авария ясаучылар саны шактый...

https://shedevrum.aihttps://shedevrum.ai
Фото:https://shedevrum.ai

Көн җылыту белән егетләр матайда чаба башлый. Әмма, ни кызганыч, бу төр техника белән авария ясаучылар саны шактый...

Бу уңайдан Башкортстанда “Мототехника” профилактик чарасы башланды. Инспекторлар техника белән идарә итүченең исерек хәлдә түгелме икәнлеген, правасы һәм тиешле документлары булу-булмавын тикшерәчәк. Техник яктан төзек булмаган, тиешенчә теркәлмәгән, канун таләпләренә туры килмәгән транспорт махсус стоянкага җибәреләчәк.

Мотоцикл һәм скутер йөртүчеләрне 31 октябрьгә кадәр тикшерәчәкләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас