Яңалыклар
17 апрель , 06:09

“Бал корты” операциясе башланды

Ул ни өчен үткәрелә?

https://vk.com/mcxrb2018https://vk.com/mcxrb2018
Фото:https://vk.com/mcxrb2018

Башкортстанда республика территориясенә бал кортларын легаль булмаган рәвештә кертмәү буенча рейдлар башланды. Мондый операция өченче ел уздырыла, белгечләр фикеренчә, ул инде үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаган.

Бүген республикада бал кортларын сату нокталары тикшерелә, төп маршрутлар контрольдә тотыла, шулай ук умартачылар белән бал кортларын алып кайту һәм тоту кагыйдәләре турында аңлату эше алып барыла. Быел “Бал корты” операциясе 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк, диләр төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

“Башкортстанга сату һәм асрау өчен бал кортлары гаиләләрен кертү тәртибе”нә ярашлы, бал кортларының хәвефсез авырулары таралуга юл куймау өчен изоляцияләнгән умарталыкларда 30 көнлек карантин үткәрелергә тиеш, – дип искәртәләр министрлыкта. – Күп еллар дәвамында Азия илләреннән һәм Русиянең кайсыбер көньяк төбәкләреннән республикага көньяк токымлы бал кортлары кертелә. Еш кына бу хәл контрольсез һәм ветеринария таләпләрен үтәмичә башкарыла”.

Ә әлеге операциянең максаты – мондый хәлләргә юл куймау.

Әйткәндәй, ел башында Башкортстанда 233,3 мең бал корты гаиләсе саналган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас