"Проффест. Русия Эше. Мөмкинлекләр вакыты» 17 апрельдә «Торатау» Конгресс-холлында узачак, дип хәбәр итә Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы.
Көн дәвамында, 10.00 дән 16.00 cәгатькә кадәр, төп мәйданчыклар — вакансияләр ярминкәсе, эш бирүчеләрне, көллиятләрне һәм югары уку йортларын таныштыру, «Үзеңне танып бел» һөнәри тест зонасы эшләячәк. Мәктәп укучылары һәм яшьләр «Карьера төзе» интерактив квестында катнаша алачак.
Блокларның берсе СВО катнашучыларын эшкә урнаштыруга һәм адаптацияләүгә багышланачак. Персонал белән идарә итү өлкәсендә экспертлар катнашлыгында дискуссия, «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» патриотик флешмоб узачак.
Программада шулай ук яшүсмерләрне эшкә урнаштыру буенча киңәшмә, «Халык төшке ашы» акциясе, һөнәри юнәлештә ясалма интеллектны куллану буенча мастер-класслар, киләчәк һөнәрләре һәм хезмәт базары таләпләре турында лекцияләр, шулай ук «Уфа 2030» хакатоны бар.
Кадрлар фестивале «Кадрлар»милли проекты кысаларында үткәрелә.
14+.
Инфографика: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы.
resbash.ru сайтыннан.