Яңалыклар
16 Апреля , 15:02

Төбәк оператив штабы утырышы үтте

Көн тәртибендә 1 Май һәм Җиңү көнен бәйрәм итү чорында иҗтимагый куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.

Төбәк оператив штабы утырышы үттеТөбәк оператив штабы утырышы үтте
Төбәк оператив штабы утырышы үтте
16 апрельдә Республика йортында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров террорчылыкка каршы төбәк комиссиясе һәм Оператив штабның уртак утырышын үткәрде. Көн тәртибендә 1 Май һәм Җиңү көнен бәйрәм итү чорында иҗтимагый куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.
Киңәшмәдә республика министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук көч структуралары һәм оператив хезмәтләр җитәкчеләре катнашты. Алар көчләрнең һәм чараларның җәмәгать тәртибенә янауларга һәм куркынычларга җавап бирергә әзерлеге турында фикер алыштылар.
Регион җитәкчесе иминлекне тәэмин итү буенча барлык хезмәтләрнең дә көйле эш алып барулары мөһимлеген ассызыклады.
- Гадәттә бәйрәм чараларына республикада яшәүчеләрнең күбесе йөри. Безнең бурыч- кешеләр күп була торган урыннардагы вәзгыятьне контрольдә тотуны тәэмин итү, - диде Радий Хәбиров. - Барлык көчләр һәм чаралар мөмкин булган янауларга оператив җавап бирү өчен югары әзерлек хәлендә булырга тиеш.
Катнашучылар шулай ук төбәкнең инфраструктура һәм сәнәгать объектларын террорчылык актларыннан саклауның өстәмә чаралары турында фикер алышты.
– Без республика территориясенә БПЛА һөҗүмнәренең сизелерлек артуын күрәбез, - диде Радий Хәбиров. - Шуңа күрә халкыбызны һәм стратегик объектларны яклауны көчәйтү аеруча мөһим.

БР Башлыгы сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас