Иртәгә, 17 апрельдә, Башкортстан Республикасында, Русия төбәкләрендә һәм хәтта чит илләрдә Башкорт теленнән халыкара диктант акциясе үтә. Чараның төп максаты – башкорт телен популярлаштыру һәм грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү.
Быел Уфа – Раевка маршруты буенча йөргән «Карлыгач» шәһәр яны поезды диктант үткәрү мәйданчыкларының берсе булачак. Катнашучылар мәгърифәти акцияне сәфәр белән берләштереп, юлда ук диктант яза ала.
Чара поездның төп вагонында үтәчәк. Уфа каласының тимер юл вокзалынан 13:40 сәгатьтә юлга чыгу планлаштырыла.
Диктант текстын “Бүреләр” төркеме солисты Илшат Абдуллин укыячак. Катнашучыларга башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләргә әзерләнгән текст тәкъдим ителәчәк, бу теләге булган һәр кемгә акциягә кушылырга мөмкинлек бирәчәк.
Оештыручылар төбәк халкын һәм кунакларны диктант язуда актив катнашырга һәм зур мәдәни-мәгърифәти чараның бер өлөше булырга чакыра.
"Молодежная газета" сайтыннан.
.