

Бөек пост тәмамлану һәм христианнарның иң хөрмәтле бәйрәмнәренең берсе булган Изге Пасха башлану белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез!
Христосның якты терелүе үлемне җиңүче тормышның тантанасын гәүдәләндерә. Бу изге көн барыбызга да шатлык һәм өмет бирә, безне гасырлар дәвамында халкыбызга әхлакый таяныч булып хезмәт иткән мәңгелек рухи кыйммәтләр тирәсенә берләштерә.
Рус Православие Чиркәвенең Башкортстан митрополиясе башка традицион конфессияләр белән бергә туган җирдә милләтара тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертә.
Бүген Русия үз тарихында хәлиткеч чор кичерә. Безнең яугирләр сугышчан бурычларны иңгә-иң куеп лаеклы хәл итә. Без аларның исән-сау кайтуларын сорап төрле телләрдә дога кылабыз. Яхшылык һәрвакыт явызлыктан көчлерәк, ә дөреслек ялганнан өстенрәк, дип ныклы ышанабыз. Көчләребезне берләштереп, без Ватанны саклаячакбыз, аның өстендә тыныч күкне саклап калачакбыз.
Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк сугышчыларыбызга ярдәмләшкән, аларның гаиләләренә ярдәм иткән, яңа төбәкләрдә яшәүчеләр турында кайгырткан дин тотучыларга һәм дин әһелләренә аерым рәхмәтемне белдерәм. Сез шәфкатьлелек һәм гражданлык җаваплылыгының чын үрнәген күрсәтәсез.
Бу якты бәйрәмдә сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, тынычлык һәм иминлек телим. Бу көннәрдә Пасха шатлыгы күңелләрегезне җылытсын!
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров.
Фото: Башкортстан Республикасы Башлыгының рәсми порталы.