Яңалыклар
10 Апреля , 06:49

“Аек авыл” халыкны тәртипкә өнди”

Финалга чыккан 52 авыл бу көннәрдә презентацияләрне ачык яклауда катнаша.

Язгөл Сафина.Язгөл Сафина.
Фото:Язгөл Сафина.

“Аек авыл” республика конкурсының йомгаклау этабы килеп җитте. Бәйге быел җиденче тапкыр оештырылды. Аның финалына чыккан 52 авыл бу атнада презентацияләрне ачык яклауда катнаша. Финалистларны министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләреннән торган эксперт комиссиясе бәяли.

Чара 7 апрельдә “Башкортостан” концертлар залында башланды. Проектларны яклау дүрт көн бара. Чөнки, исегезгә төшерәбез, “Аек авыл”да катнашучылар, халык санына карап, дүрт номинациягә бүленә: “Кече авыллар”, “Уртача авыллар”, “Зур авыллар” һәм “Эре авыллар”.  

Презентация вакытында тәүдә авылның тормыш-яшәеше, бәйге кысаларында башкарылган эшләр турында кыска гына видеоролик күрсәтелә. Аннары сәхнәгә күтәрелгән 5 вәкил авыл һәм аның кешеләре турында сөйли. Шуннан соң алар жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирәләр. Һәр чыгыштан соң жюри баллар куя. Иң югары балл – 20.

Шуны әйтергә кирәк: проектларны халык алдында яклау – бәйгенең бер этабы гына. Нәтиҗә апрель ахырында ясалачак һәм җиңүчеләр игълан ителәчәк. Конкурс йомгаклары буенча 12 җиңүче билгеләнә. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров 2024 елда бәйгенең приз фондын 48,4 миллион сумга кадәр арттырырга кушты. Алар, номинациягә карап, 1,5-6 миллион сум ала. Ә республика этабында катнашучыларның барысына да 200әр мең сум бирелә.

“Сезнең бурыч – катнашу һәм җиңү генә түгел, ә авыл тормышын да, анда яшәүчеләрнең кәефен дә яхшы якка үзгәртү. Без гадел һәм чагу ярыш яклы!” – диде Бөтендөнья башкортлар корылтае президиумы рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аеткулова. Исегезгә төшерәбез: “Аек авыл” проекты 2011 елда иҗтимагый хәрәкәт буларак барлыкка килгән иде. 2019 елда ул Башкортлар корылтае тарафыннан кабаттан тергезелде. 

“Зур авыллар” номинациясендә катнашучыларның берсе – Миякә районының Канбәк авылы. Миякә башлыгы Наил Камил улы Гомәров, презентацияләрне ачык яклауда чыгыш ясап, районда ихлас, дустанә, тырыш халык яшәвен билгеләде. “Бездә эшсезлек күрсәткече бик түбән”, – диде ул. Канбәк авылының бүген аягында ныклы басып торуы һәм “Аек авыл” бәйгесендә актив катнашуы – ул кешеләрнең уңганлыгы, тырышлыгы һәм тормышка аек караш белән яшәвенең нәтиҗәсе дигән фикерен җиткерде ул. 

Богдан авылы биләмәсе башлыгы Ринат Мәзһәр улы Кәримов та Канбәк халкы яхшы яшәргә тырыша, ди.

“Калганнар белән чагыштырганда, мин аны элек-электән үк бер-берсе белән ярышып дөнья көтә торган авыл дияр идем. Кешеләр уртак эшләргә  чыга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә дә бердәм кушылдылар. “Аек авыл” бәйгесе кысаларында да күп эшләр башкардык”, – диде ул.

Билгеле булуынча, бүген авыл советларының финанс хәле мактанырлык түгел. Шуңа ел да төрле программаларда катнашырга тырышалар. “Аек авыл” бәйгесендә дә актив катнашалар. Ике ел рәттән – Тамьян-Таймас, былтыр Богдан авылы халкы белән бәхетләрен сынап караганнар. Өч елда да районда беренче урынга чыкканнар. Быел Канбәк авылы белән катнашканнар. “Бу бәйге, бер яктан, халыкны тәртипкә өндәсә, икенче яктан, җиңүчеләр өчен финанс ярдәме бар. Максатлар тормышка ашса, авылдан чыккан билгеле кешеләр, махсус хәрби операция катнашучылар хөрмәтенә музей эшләргә, клуб бинасының түбәсен ремонтларга исәп бар”, – диде биләмә башлыгы. 

Районның Башкортлар корылтае башкарма комитеты исеменнән мәдәният бүлеге җитәкчесе Хәлил Хәбиръял улы Махыянов канбәклеләрнең эшкә шәп, җыр-моңга сәләтле булуларын ассыклады.

Әйткәндәй, бу көнне якташларын куәтләргә БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Руфина Алик кызы Шаһапова да килгән иде. Ул Канбәк халкы турында җылы сүзләрен җиткерде һәм алар “Аек авыл” бәйгесе җиңүчесе булуга лаек дигән фикерен белдерде.

Ә Канбәк мәдәният йортының "Умырзая" фольклор ансамбле чыгышы чарага үзгә бер ямь өстәде. Һәркем аларның җырлавын видеога төшерергә ашыкты. Чагу костюмнары гына түгел, үзләре дә нур чәчеп тора шул алар.

Миякә районы Канбәк авылының "Умырзая" фольклор ансамбле чыгышы.Видео:Язгөл Сафина.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас