

“Аек авыл” республика конкурсының йомгаклау этабы килеп җитте. Аек һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруны, халыкны иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итүне, игелекле һәм файдалы эшләргә этәрүне максат итеп куйган бу бәйге быел җиденче тапкыр оештырылды.
Аның финалына чыккан 52 авыл бу атнада презентацияләрне ачык яклауда катнаша. Финалистларны составына профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эксперт комиссиясе бәяли.
Чара 7 апрельдә “Башкортостан” концертлар залында башланды. Проектларны яклау дүрт көн бара. Чөнки, исегезгә төшерәбез, “Аек авыл”да катнашучылар, халык санына карап, дүрт номинациягә бүленә: “Кече авыллар”, “Урта авыллар”, “Зур авыллар” һәм “Эре авыллар”.
Презентация вакытында тәүдә авылның тормыш-яшәеше, бәйге кысаларында башкарылган эшләр турында кыска гына видеоролик күрсәтелә. Аннары сәхнәгә күтәрелгән 5 вәкил авыл һәм аның кешеләре турында сөйли. Шуннан соң алар жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирәләр. Сорауларның кайсыберләре шактый четерекле. Ә гомумән алганда, аларның күбесе алкоголь куллануны киметү, социаль инфраструктураны яхшырту, спортны үстерү, мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм хокук бозулар санын киметү буенча авыл халкының эш нәтиҗәләрен ачыклауга юнәлтелгән. Һәр чыгыштан соң жюри баллар куя. Иң югары балл – 20.
Шуны әйтергә кирәк: проектларны халык алдында яклау – бәйгенең бер этабы гына. Нәтиҗә апрель ахырында ясалачак һәм җиңүчеләр игълан ителәчәк. Конкурс йомгаклары буенча 12 җиңүче билгеләнәчәк. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров 2024 елда бәйгенең приз фондын 48,4 миллион сумга кадәр арттырырга кушты. Алар, номинациягә карап, 1,5-6 миллион сум ала. Ә республика этабында катнашучыларның барысына да 200әр мең сум бирелә.
Бүген “Урта авыллар” номинациясенә кергәннәр катнашты. Алар – Авыргазы районының Татар Нугадак, Балтач районының Тучыбай, Белоретның Азнагул, Бишбүләкнең Сидәкбаш, Бүздәкнең Каран, Илешнең Кужбахты, Калтасының Кокуш авылы, Кыйгының Ибрай, Куергазының Иске Мораптал, Мәчетленең Иске Мишәр, Учалының Кече Казаккүл, Шаранның Базгыя авылы.
Бүздәк районының Каран авыл биләмәсе башлыгы Валерий Исхаков әйтүенчә, алар бу авыл белән икенче ел катнаша, ә биләмә белән өченче тапкыр килүләре икән. Шуңа, тәҗрибә булгач, халык белән эшләү әллә ни кыенлыклар тудырмады, диде.