Секунд саен бер яңалык барлыкка килгән, ә мәгълүмат бетмәс-төкәнмәс ташкын булып ургылып ага торган безнең заманда күпләр өчен “район гәзите” үзе түгел, төшенчәсе үк үткәннәрдән адашып калган бер күренеш кебек тоеладыр. Ләкин бу ялгыш фикер. Конкрет шул район кешеләренең тормыш-көнкүрешенә кагылышлы мәгълүматлардан, җирле халыкның мәнфәгатьләренә туры килгән хәбәрләрдән тупланган басманың һәр сүзе, һәр хәрефе – тикшерелгән факт. Анда уйдырма да, ялган да юк. Анда һәркем үз авылы, терәлеп торган күршесе, белгән якын кешесе турында укый, тәрәзәсеннән күренеп торган басулардагы хәлләр белән таныша ала...
–Эшемне нык ярытып башкарам. Ашкынып, сөенеп киләм редакциягә. Төрле чараларда йөрибез. Район хәбәрләрен беренчеләрдән булып беләбез һәм якташларыбызга җиткерәбез. Төрле матур гаиләләр белән аралашабыз, төрле шәхесләр белән очрашабыз. Һәм илһамланып язабыз, –ди Илеш районының “Маяк” гәзите редакторы Лира Шамил кызы Гәрәева. 2021 елдан алып бүгенгә кадәр “Илиш” мәгълүмат үзәгенең директоры-редакторы вазифасында хезмәт куя ул. Ә редакциядә 2010 елдан эшли башлаган. Мәктәпнең башлангыч сыйныфларында ук үз язмасын республика басмасында күрү бәхетен татыса да, журналистикага урау юллардан килгән Лира Шамил кызы.
–Мин 2 класста чакта башкорт теленнән Рәшидә Шәмсетдинова укытырга килде. Ул көнне “Җанландыру” дигән тема үткән идек. Минем язмамны ошатты һәм “Башкортстан пионеры”на җибәрде. Һәм беләсезме, ул басылып чыкты! Аннан соң миңа редакциядән матур итеп хат та язып җибәргәннәр иде әле! Укытучым мине “языш, сиңа язышырга кирәк” үсендереп торды. Тик ул озак эшләмәде, бездән китте. Шулай да күңелгә шул вакытта ук оеткы салынгандыр, –дип искә ала баш мөхәррир.
Илеш районының Сеңрән авылында биш балалы гаиләдә туган Лира ханым. Фируза, Ләйсән, Лилия, Гөлназ апаларыннан соң туган төпчек кыз ул.
–Әти-әни дип түгел, без “әткәй” һәм “инәкәй” дип йөрттек. Алар колхозда төрле эшләрдә эшләделәр. Үзләре сугыш чорының барлык авырлыкларны күреп, чыныгып үскәч, безне дә хезмәттән куркымаска өйрәтеләр. Бар эшне бергәләп башкардык. Дөрес, мин гаиләдә иң иркәсе идем. Әле дә апаларым мине сабый итеп күрәләр, курчалап кына торалар. Әткәй мәрхүм инде. Ул безнең көрәшче иде. 60 яшендә дә көрәшеп йөрде әле. Шуңа күрә сабантуйларда көрәш мәйданы аеруча күңелгә якын. Ә инәкәй исән, аллага шөкер. Быел 80 яшь тула үзенә. Туган нигезебезнең утын сүндерми, яшәп ята. Ял саен янына кайтабыз. Апалар да күрше авылларда гына.
Туган җирнең тарту көче нык булгандыр, читтә чыгып китсә дә, әйләнеп кайткан ул.
Башта Сеңрәндә 8 еллык мәктәпне, аннан Кадер урта мәктәбен “4” һәм “5”тәмамлаган да югары белем алырга БДУга юлланган. Әмма баллары җитмәү сәбәпле әйләнеп кайтырга туры килгән. Читтән торып уку вариантын үзе дә кабул итмәгән, әтисе дә хупламаган. Сентябрьдә РОНОдан шалтыратып, Тәлгать Рахманов исемендәге мәктәпкә вожатый итеп чакырганнар. Бер ел эшләгәннән соң Лира Шамил кызы Яр Чаллы шәһәренә юл ала. Чаллы дәүләт педагогия институтының филология факультеты татар бүлегендә укып, диплом ала ул. Һәм Чаллыда татар теле укытучысы булып хезмәт юлын башлый. Әмма авылдан чыккан күп яшь белгечләрнең юлында киртә була торган пропискасызлык һәм торак мәсъәләсе аны да читләп узмый. Яшь укытучы янә туган ягына әйләнеп кайта. Монда исә барысы да киресенчә: яшәр урын бар, ә эш юк. Сеңрән авылы Бакалы районына якын урнашкан. Лира ханым анда башкорт теле укытучысы булып урнаша. БИРОда укып, квалификациясен алыштыра. Соңрак Дүртөйле шәһәренең 3 гимназиясендә дә башкорт телен укытып ала һәм язмыш җилләре кабат аны туган авылына кайтара. Үзе укып чыккан мәктәптә эшләгәндә янә илһамланып, язмаларын район гәзитенә җибәрә башлый да инде ул. Менә бүген ул тормыш иптәше белән бергә район гәзитендә эшли.
–Ирем минем ныклы терәгем. Ул булмаса, бу урында эшли дә алмас идем, мөгаен. Аның хезмәт кенәгәсендә “водитель” дип язылса да, фотограф та ул, дворник та, электрик та... Штатта аларның берсе дә юк. Ә дөнья булгач, төрле хәлләр килеп чыга. Коллективбыз тоташ хатын-кызлардан тора. Белгечлеге буенча ул да укытучы, шуңа күрә язу эшемне дә нык аңлый.
Барлыгы коллектив 11 кешедән тора. Иҗади төркем исә (язучылар булабыз инде) өч кеше: үзем, җаваплы секретарь Лилия Йосыпова, һәм бүлек мөхәррире Гүзәл Фаткуллина. Моннан тыш, үз хәбәрчеләребез, яратып көтеп алган авторларыбыз бар. Алар да язышып кына тора. Гонорарга дип язучылар түгел, алар нигездә үз язмаларын гәзит битләрендә күрергә теләүчеләр. Язудан рәхәтлек алган, актив тормыш белән яшәүче кешеләр була бит ул.
Керәләр, киңәшләрен әйтәләр, теләкләрен җиткерәләр.Район җирендә авыл халкы гади, аралашучан бит ул. Безнең эшнең ул ягы рәхәт, –ди Лира Гәрәева.
Ә кыен ягын сораганда, әлбәттә, һәр басма матбугат өлкәсендә эшләүченең үзәгенә үткән подписканы, дөресрәге почтаның начар эшләве аркасында тиражларның төшүен атады.
Көнозын язу-сызу, гәзит, план, документ эшләре белән утырганнан соң, Лира ханым өчен ял итү – ул тәмле итеп ашарга пешерү икән. Һәм табигатьтә йөрү.
–Иптәшем табигатьне бик ярата. Аның бу яратуы миңа да күчте. Җәен урманнарда йөрибез, балыкка барабыз. Табигать нәрсә бирә, барысын да җыябыз. Кышын чаңгыда шуабыз. Диванда ятып ял итәргә яратмыйбыз инде без, гел хәрәкәттә. Бер атнаны өйдә торсак, икенчесендә кая да булса чыгып китәбез.
Элек мин самолетка утырырга курка идем, шуңа еракларга йөрергә теләгем булмады. Соңгы араларда барыштырдык. Египетка, Төркиягә... Күреп кайткач, кеше белми йөрми икән дидем инде. Шулай да кая гына барсаң да, үз җиреңнән дә кадерлесе юктыр, –дип елмая “Атайсал” проектына кушылып, 2024 елда туган авылы мәчетенә хуҗалык эшләрен башкару өчен треммир бүләк иткән Лира ханым.
Язганда да күңеленә иң якыны дип “җир” темасын атады ул.
– Гәзитнең һәр санында бер хуҗалыкны яктыртабыз без. Фермаларга барабыз. Менә озакламый чәчү башлана. Басуларга чыгабыз язарга. Аның рәхәтлелекләре!.. Шагыйрьләр кара туфракны юкка данламагын бит! Бәхетле булыр өчен кеше җирдән аерылмаска тиештер ул. Шуңа күрә без дә укучыларыбыз авылдан, җирдән гади тормыштан аерылмасын өчен бар көчебезне салып тырышабыз, –ди эшенә бар күңелен биреп эшләүче Лира Шамил кызы.