Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 апрель , 16:46

Радий Хәбиров Русия Президенты Рәхмәтенә лаек булды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка Владимир Путинның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Радий Хәбиров Русия Президенты Рәхмәтенә лаек булды
Радий Хәбиров Русия Президенты Рәхмәтенә лаек булды
Русия Федерациясендә торак төзелеше үсешенә зур өлеш керткән өчен республика җитәкчесенә югары бүләкне дәүләт башлыгының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тапшырды.
Билгеле булуынча, 2018 елдан башлап Башкортостан ел саен торак төзелеше өлкәсендә илдә лидерлары рәтендә тора. «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 2019 елдан 2024 елга кадәр республикада 17,5 млн кв.метрдан артык торак тапшырганнар, өстәвенә, 2024 елда – рекордлы 3,348 млн квадрат метр сафка бастырылган.
2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты буенча республикада, торакны файдалануга тапшыру күләменең ышанычлы үсешен саклап, 3 млн квадрат метрдан артык торак тапшырылган.
 
"Башинформ" буенча.
Радий Хәбиров Русия Президенты Рәхмәтенә лаек булды
Радий Хәбиров Русия Президенты Рәхмәтенә лаек булды
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас