Яңалыклар
1 Апреля , 15:51

Радий Хәбиров Игорь Комаров белән очрашты

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле 1 апрельдә Уфага килде. 

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
Фото:https://glavarb.ru

1 апрельдә Республика йортында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның эшлекле очрашуы булды. Алар төбәкнең социаль-икътисадый мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Игорь Комаров республиканың идарә итү командасы эшенең нәтиҗәлелеген югары бәяләде, шулай ук Башкортстан үсешенең тотрыклы динамикасын билгеләп үтте.

– Төбәктә сәнәгатькә һәм социаль өлкәгә ярдәм итү буенча нәтиҗәле чаралар күрелә. Икътисадка инвестицияләр яхшы темплар белән үсә, – диде ул.

Радий Хәбиров Русия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиленә үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм мөһим төбәк проектларына ярдәм өчен рәхмәт белдерде, шулай ук төрле тармакларда дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

– Без 2025 елны яхшы гына төгәлләдек һәм быел тотрыклы үсеш тенденциясен саклыйбыз. Беренче кварталда сәнәгать җитештерүе индексы 105 процент тәшкил итә. Башка икътисадый күрсәткечләр дә шактый ныклы, – дип билгеләде Радий Хәбиров. – Әлбәттә, безнең идарә итү командасы эшенең төп өстенлеге булып махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү кала.

Төбәк җитәкчесе шулай ук республика территориясендә эре социаль объектлар төзелеше турында сөйләде.

Аннары Игорь Комаров һәм Радий Хәбиров республиканың иҗтимагый-сәяси үсеше мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә уздырды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас