Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция режимында Идел буе федераль округы Советы утырышында катнашты. Аны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров уздырды.
Көн тәртибендә — округ төбәкләренең авыл территорияләрендә дәүләт демографик сәясәтен гамәлгә ашыру. Игорь Комаров Идел буе федераль округының Русиядә авыл халкы саны буенча лидер булуын билгеләп үтте. Авылларда 8 миллионга якын кеше яши.- Демография һәм округ икътисады характеристикалары күрсәткәнчә, авылда кем һәм ничек яшәячәгенә илнең киләчәк үсеше, аның суверенитеты һәм азык-төлек иминлеге бәйле, — диде Президентның Тулы вәкаләтле вәкиле. — Гаилә һәм демография сәясәтен гамәлгә ашыру, күп балалылыкка ярдәм итү буенча федераль стратегиядә авыл җирендәге вәзгыять аерым билгеләп үтелде, анда тормыш рәвеше шәһәрнекеннән принципиаль аерыла. Авылның демографик потенциалын гамәлгә ашыру мәсьәләсе авыл территорияләрен комплекслы үстерү белән тыгыз бәйләнгән.Шул ук исемдәге дәүләт программасы кысаларында округ төбәкләрендә 2020-25 елларда 327 мең кв.м. торак төзелгән һәм сатып алынган, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча 7,5 мең проект гамәлгә ашырылган, 650 километрга якын автомобиль юллары төзелгән һәм ремонтланган.- Шул ук вакытта авылда социаль-икътисади һәм демографик процессларның тискәре трендлары теркәлә. Ә кабул ителгән дәүләт ярдәме чаралары әлегә аларны җиңеп чыгарга мөмкинлек бирми, чөнки авыл үзенчәлеген исәпкә алмыйлар, — диде Игорь Комаров. - Башкортстан - нәкъ менә авыл халкы күп булган территория, ягъни республика халкының 37 проценттан артыгы, ә бу - 1,5 млн кеше авылда яши. Аларның үзләрен ничек хис итүе барысына да, шул исәптән демографиягә дә йогынты ясый, — диде Радий Хәбиров. — Без туучылар санының кимүен күзәтәбез, шул исәптән авылда да. Аңлашыла ки, урбанизациянең глобальләшү процессы бара һәм кешеләр акрынлап шәһәрләргә күчә. Һәм безнең бурыч — авылда икътисадны саклап калу, социаль инфраструктураны үстерү, чөнки ансыз кешеләр бала тапмаячак. Биредә барлык күрсәткечләр буенча без чыннан да начар бармыйбыз.