Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 март , 19:26

"Катлаулы чорлар көчле кешеләрне тудыра"

Бүген Радий Хәбировның туган көне.

"Катлаулы чорлар көчле кешеләрне тудыра"
"Катлаулы чорлар көчле кешеләрне тудыра"
Бүген, 20 мартта, Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка 62 яшь тулды. Төбәк җитәкчесе үзенең шәхси бәйрәмен һәрвакыттагыча эш режимында үткәрә. Кичә ул Мәскәүдә «Бердәм Русия» Генераль советы утырышында, ә бүген Уфаның «Лалә — Тюльпан» Җәмигъ мәчетендә Ураза бәйрәме уңаеннан оештырылган күмәк намазда катнашты.
Радий Фәрит улын шәхси бәйрәме белән Башкортстан районнары җитәкчеләре, шәһәр мэрлары, төрле ведомство вәкилләре һәм танылган кешеләр котлый. Котлауларга республика матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы да кушылды.
- Ныклы сәламәтлек, иминлек, һөнәри эшчәнлектә уңышлар һәм шәхси бәхет телибез. Һәр яңа көн яңа идеяләрне һәм проектларны гамәлгә ашыру өчен илһам һәм энергия китерсен. Журналистларга даими ярдәм күрсәтүегез һәм республикабызның медиа өлкәсен үстерүдә тирән кызыксынуыгыз өчен аерым рәхмәтебезне белдерәбез, - диелә Матбугат агентлыгы котлавында.
 
Фото:БР Башлыгы сайтыннан.
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас