Башкортстанда өченче республика патриотик форумы узды. Яшьләр өчен бу чара Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” паркында оештырыла.
Быел форумга республиканың 68 көллиятеннән өченче курста укучы 200 студент җыелды. Алар тактикага өйрәнделәр, теоретик һәм практик әзерлек үттеләр.
“Һәм, әлбәттә, Ватаныбыз, аның тарихы, геройлары һәм аларның батырлыклары турында чын ирләр сөйләшүе булды. Бу егетләрнең кайсыберләре үз язмышын хәрби хезмәт белән бәйләр. Кемдер башка өлкәдә файдалы булырга теләр. Ләкин алар бүген алачак күнекмәләр тормышларында кирәк булачак. Ә безнең уртак бурыч – бу егетләрнең барысы да республикабызны һәм илебезне чын күңелдән яратучы чын патриотлар булсын. Аларга иң яхшыларын телим! Һәрберсенең тормыш юлы тигез булсын!” – дип язды Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә.