Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 март , 21:12

“Хатын-кыз – милләт анасы”

Уфада “Хатын-кыз – милләт анасы” Х Бөтенрусия конкурсына йомгак ясалды.

https://vk.com/zashitnikiotechestvarb
Фото: https://vk.com/zashitnikiotechestvarb

Уфада “Хатын-кыз – милләт анасы” Х Бөтенрусия конкурсына йомгак ясалды. Финалистларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы “Торатау” конгресс-холында узды.

Актив җәмәгать лидерлары булган хатын-кызлар арасында бу конкурс ел саен үткәрелә. Бу юлы илнең 15 төбәгеннән 500дән артык гариза килгән, алар арасында Түбән Новгород, Ырынбур, Чиләбе өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы, Марий Эл республикасы, Татарстан, Удмуртия, Краснодар, Пермь крае һәм Мәскәү шәһәре бар.

Рабига Кушаева исемендәге “Хатын-кыз – милләт анасы” медале Белореттан Юлия Бочаровага, Ярмәкәй районыннан Фатима Гарифуллинага, Салават районыннан Зафира Ямалетдиновага тапшырылды. Башкорт хатын-кызлары җәмгыятенең бу югары бүләгенә гуманитар ярдәм җыюда, хәйрия эшендә, волонтерлык эшчәнлегендә һәм патриотик эш алып баруда актив катнашкан хатын-кызлар лаек була.

“Милләт анасы”, “Волонтер”, “Мәдәният”, “Медицина хезмәткәре”, “Педагог”, “Бизнес-леди”, “Оста”, “Ағинәй” номинацияләрендә җиңүчеләр дә ачыкланды.

Лауреатлар дипломнар, медаль һәм кубоклардан тыш, 1812 елгы Ватан сугышыннан соң башкорт хатын-кызлары милли киеменең элементына әверелгән “француз яулыгы” белән бүләкләнделәр.

“Хатын-кыз – милләт анасы” конкурсы кысаларында “Әни сүзе” китабын тәкъдир итү булды. Махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булганнарның әниләре һәм тол хатыннары язган уникаль шигырьләр җыентыгын төзү – “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының республика филиалы һәм “Бәхет территориясе” фондының казанышы. Бу җыентык – һәлак булган сугышчыларның батырлыгына хөрмәт күрсәтү һәм йөрәк ярасы белән яшәвен дәвам итүчеләрнең хәсрәтен уртаклашу. Китапка Башкортстан халыклары телләрендәге әсәрләр кертелгән.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас