Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 март , 11:45

Спорт сөюче төбәк без!

Республика Хөкүмәтендә Башкортстан Республикасы спорт министрлыгының киңәйтелгән Коллегиясенең еллык утырышы узды.

Спорт сөюче төбәк без!
Спорт сөюче төбәк без!

Республика Хөкүмәтендә Башкортстан Республикасы спорт министрлыгының киңәйтелгән Коллегиясенең еллык утырышы узды. Анда тармакның 2025 елгы эшенә йомгак ясалды һәм 2026 елга өстенлекле бурычлар билгеләнде. Катнашучылар махсус хәрби операция ветераннарын адаптив физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру, шулай ук гражданнарның физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлардан канәгать булуы турында фикер алыштылар.

- Башкортстан ике тапкыр — 2019 һәм 2025 елларда Русиянең иң спорт сөюче төбәге дип танылды. Бу казаныш, барыннан да элек, Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы ярдәме, бөтен тармакның бердәм эше һәм, әлбәттә инде, республикабызның данлыклы спорт традицияләре аркасында мөмкин булды. Безнең, чыннан да, уңышларыбыз яхшы. Тармакның төп күрсәткечләре үтәлде һәм бүгенге көндә алар гомумрусия күрсәткечләреннән югарырак, - дип ассызыклады республика спорт министры Руслан Хәбибов.

Бүгенге көндә Башкортстанда даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче гражданнарның өлеше 64,2% тәшкил итә (Русия буенча – 62,6%), ә гражданнарның спорт корылмалары белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 76,7% (Русия буенча – 64,4%).

Руслан Хәбибов билгеләп үткәнчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча регионнар рейтингында «спорт секцияләрендә, клубларында спорт белән шөгыльләнүдән канәгатьлек» һәм «ачык спорт объектларыннан канәгатьлек» күрсәткечләре буенча Башкортстан Русиянең иң яхшы 10 төбәге исемлегенә керә.

 

 

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас