Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 март , 11:27

РФ Хөкүмәте лауреаты булдылар

Русия Хөкүмәте Башкортстандагы туризм проектын иң яхшыларның берсе дип тапкан.

РФ Хөкүмәте лауреаты булдылар
РФ Хөкүмәте лауреаты булдылар

 

РФ Хөкүмәте карары белән “Инвалид кешеләр өчен актив туризм” проекты 2025 ел лауреаты булган.

Коллективны РФ Хөкүмәте йортында Мәскәүдә тантаналы рәвештә котлаганнар. Дипломнарны Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Николаевич Чернышенко тапшырган.

Бүләкләнүчеләр арасында - "Россия инвалидлар спорт берлеге" гомумроссия иҗтимагый оешмасы президенты, БР Дәүләт Җыелышы - Корылтае депутаты Флюр Нурлыгаянов, әлеге оешманың төбәк вәкиле, уңайлы мохит буенча эксперт, "Уңайлы мохит "Милли Үзәге" ҖЧҖ җитәкчесе Максим Кожухов, "Салют" республика тернәкләндерү үзәгенең комплекслы тернәкләндерү буенча белгече Әлфия Самойлова, педагогика фәннәре кандидаты, уунитның физик культура һәм сәламәтләндерү технологияләре кафедрасы доценты Александр Токмаков, беренче Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы вице-президенты "Россия Спорт туризмы федерациясе" Алексей Ярошевский.
Алар әлеге бүләкне «Юрүзән» туриадасының терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган инвалидлар арасында Спорт туризмы буенча бөтенроссия фестивален уздырган өчен алдылар. Фестивальне оештыручылар Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте (ВОИ) һәм Россия инвалидлар спорт берлеге (РССИ) инде 12 елдан артык ел саен инвалидлык белән туристларны республиканың иң матур урыннарының берсенә – Юрүзән елгасы ярындагы Янган-тау геопаркына җыялар.
Форсаттан файдаланып, ул Дмитрий Чернышенкога Башкортстанда РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Туризм һәм кунакчыллык"милли проекты максатларына җавап бирерлек Бөтенроссия актив туризм үзәге булдыру турында уйлауны сорап мөрәҗәгать итте. "Ышаныгыз, туризм гаять зур тернәкләндерү потенциалына ия, бигрәк тә табигатьтә, егетләр палаткаларда яшәгәндә, үз-үзләренә хезмәт күрсәткәндә, үз-үзләренә ризык әзерләгәндә, ярышканда. Сезне 14-16 июльдә үзебезнең Туриадага чакырабыз. Уникаль тәэсирләр алырсыз", - дип өстәде Россия инвалидлар спорт берлеге президенты

. *** "Туриада-Юрюзань" фестиваленең төп бурычы— Россиядә инвалид кешеләрне спорт һәм туризм белән шөгыльләнү аша реабилитацияләүгә ярдәм итү. Фестиваль актив туризмның берьюлы берничә төре белән уникаль. Ярышлар дүрт төрле дистанциядә уза: тау, су, транспорт чараларында һәм җәяүлеләр.

Чыганак: http://government.ru/news/58038/

Фото: .economy.gov.ru

Автор: Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас