2026 елда Башкортстанда яшәүче халыкларның туган телен һәм дәүләт телен саклауга 2,5 млн сумга грант конкурсы старт алды. Конкурс 2026 елның 2 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
Проектны гамәлгә ашыру өчен 2,5 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин. Конкурста бер елдан артык теркәлмәгән коммерция оешмасы булмаган оешмалар катнаша ала. Бер НКО конкурста катнашу өчен бер генә гариза бирә ала. Проектны гамәлгә ашыру 2026 елның 1 июнендә башланырга тиеш һәм 2027 елның 30 июненә тәмамланырга тиеш.
Башкортстанда гына түгел, башка төбәкләрдә теркәлгән коммерция булмаган оешмалар да конкурста катнаша ала. Аларның проектлары Русия төбәкләрендә башкорт телен үстерүгә юнәлгән булырга тиеш. “2026 ел Русиядә Халыклар берлеге елы дип игълан ителде, - диде фондның генераль директоры Люция Сәйфуллина. – Аеруча яшьләр һәм балалар арасында туган телләрен саклауга юнәлдерелгән проектлар өстенлекле булачак.
Грант алты ел үткәрелә һәм шушы вакыт эчендә 189 проектка 315 миллион сум акча бирелгән. Проектларда башкорт, рус, татар, белорус, мари, чуваш, мордва , удмурт телләре катнаша. 2025 елда конкурста 22 оешма җиңде, алар арасында Чиләбе өлкәсе НКОсы да бар.
Конкурста катнашу өчен гаризалар кабу итү 2 апрельнең 17.00 сәгатенә кадәр бара. Аны грантыглавы102.рф сайтында калдырырга була.
2025-2025 елларда шундый 24 конкурс үткәрелгән, анда 5 меңләп оешма катнашкан. 991 оешма үзләренең проектына хуплау алган. Төрле елларда республиканың 55 районыннан һәм Русиянең 7 субъектыннан оешмалар җиңү яулаган. Аларга 1,5 млрд сум акча бирелгән. Шуның 1068 млны – республика бюджетыннан, 462,86 млны – Президент грантлары фондыннан.