Буранлап та алмакчы.
8 Март Башкортстанда карлы булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.
Бәйрәмнән соң ук республикага каты салкыннар киләчәк. Башгидрометүзәк фаразлавынча, 8 мартта, актив циклон узу белән, республика буенча төрле күләмдә кар явуы көтелә, төнлә урыны белән көчле буран, җил көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитә. Юлларга көрт салуы, бозлавык булуы ихтимал.
Төнлә -10, -15°, көндез -7, -12°.
9-10 мартта арктик һава массасы үтеп керү белән каты салкыннар килүе ихтимал. Һава температурасы климат нормаларыннан 10-16 градуска түбән булыр. Төнлә -23, -28°, урыны белән -33°, көндез -15, -20°ка кадәр төшәчәк. Урыны белән бераз кар явачак. 11 мартта, чираттагы циклон якынлашкан саен, һава температурасы күтәреләчәк. Анда да кар явуы, бозлавык булуы, урыны белән буран уйнавы,, юлларда көртләр салуы ихтимал.