Уфада Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасында Радий Хәбиров Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елын ачты.
Төбәк Башлыгы Башкортстанның горурлыгын һәм матурлыгын тәшкил итүчеләр – күп балалы әниләр, үз эшенең профессионаллары, җәмәгатьчеләр һәм гаилә җылысын саклаучылар белән очрашты. Ул үз үрнәкләре белән зур гаиләнең зур бәхет икәнен исбатлаган хатын-кызларга рәхмәтен белдерде.
– Бу ел безнең республикада Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителде. Бүген, бу бәйрәм көнендә, быелгы мөһим чараларга старт бирергә тәкъдим итәм. Балалы гаиләләргә ярдәм итү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, күпмилләтле гаилә буларак республикабызның бердәмлеге өчен күп эшләр башкарасы бар, – дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга Радий Хәбиров.
Бәйрәм сәхнәсендә Радий Хәбиров балаларны тәрбияләгән һәм гаилә традицияләрен ныгыткан өчен Башкортстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Әйткәндәй, Башкортстанда бу югары бүләккә барлыгы 9618 күп балалы ана лаек. Аларның һәркайсы – ныклык, мәхәббәт һәм гаиләгә чиксез тугрылык үрнәге.
– Бүген вакыт һәрберебезгә аерым таләпләр куя. Ләкин сез һәркайда өлгерәсез. Сез назлы һәм кайгыртучан әниләр булып каласыз, өйдә ямь тудырасыз. Шул ук вакытта сез һөнәрегездә дә зур уңышларга ирешәсез, карьераны уңышлы төзисез. Хатын-кыз булып калып, Сез үзегезнең нәфис җилкәләрегездә зур җаваплылык йөген йөртәсез, ул кайчак хәтта һәр ир-атның да көченнән килми, – дип ассызыклады төбәк Башлыгы.
Радий Хәбиров шулай ук осталыклары ил дәрәҗәсендә танылган хатын-кызларга рәхмәт белдерде.
Төбәк Башлыгы Русия геройларының әниләренә һәм хатыннарына, якыннары илне саклаган барлык хатын-кызларга ныклы булганнары өчен рәхмәт белдерде һәм алар янында ышанычлы һәм лаеклы ир-атлар булуын теләде.