

Русия Президенты Владимир Путин Халыкара хатын-кызлар көне якынлашу уңаеннан илнең гүзәл затларын бәйрәм белән котлады.
Бу тормышта күп нәрсә нәкъ менә хатын-кызның сәләтенә, җаваплылыгына һәм мәхәббәтенә таяна, дип билгеләде ул.
“Кадерле хатын-кызлар, без беләбез, тормышта күп нәрсә нәкъ менә сезгә, сезнең талантыгызга, иҗади энергиягезгә, мәхәббәтегезгә, һәр эшкә җаваплы каравыгызга таянуын беләбез”, – диде Путин үзенең котлавында.
Дәүләт башлыгы әйтүенчә, гүзәл затлар якыннарын һәм туганнарын кайгырта, өйдә дә, эштә дә, кайвакыт бик катлаулы профессиональ бурычларны үтәп, зур эшләр башкара. Һәм шуның өчен 8 мартта алар тарафына ир-атлардан мәхәббәт, рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре яңгырый.
“Сез чыннан да барысына да өлгерәсез. Балаларны хәстәрлисез һәм эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә искиткеч уңышларга ирешәсез. Үзегездә көч һәм нәфислекне, батырлык һәм назны берләштерәсез”, – диде ил Президенты.
Дөрес әйткән, шулай бит?