Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 март , 15:39

МХО сугышчыларына ярдәм итүче хатын-кызларны котладылар

Мондый очрашулар хатын-кызларның гомум эшкә керткән гаять зур ролен раслый.

https://vk.com/nf_ufa
Фото: https://vk.com/nf_ufa

8 Март алдыннан Уфада МХО сугышчыларына ярдәм итүче хатын-кызларны котладылар.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Халык фронты төбәк бүлеге вәкилләре һәм “Молодежка НФ” командасы активистлары алгы сызыкта сугышчыларга ярдәм итүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерергә волонтерларга һәм хәрбиләргә бардылар.

“Масксети Щит Михайловка” төркеме катнашучылары белән очрашу аеруча дулкынландыргыч булган. Алар өчен бу көннәр – икеләтә бәйрәм: 8 Марттан тыш, волонтерлар үз берләшмәләренә нигез салынуга өч ел тулуны билгеләп үтәләр. Бу вакыт эчендә алар 1660тан артык маскировка челтәре үргәннәр һәм фронтта кирәкле йөзләгән башка әйберләр ясаганнар.

Башкортстанда Халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Брыкин хатын-кызларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул аларны чын тыл геройлары дип атады, һәр үрелгән ятьмәнең сугышчыларның гомерләрен саклап калуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, волонтерларның гомум эшкә керткән өлеше бәяләп бетергесез, ә аларның эше сугышчыларга алгы сызыктагы бурычларны уңышлы үтәргә ярдәм итә.

“Халык фронты яшьләре” төбәк командасы координаторы Рөстәм Сәлахетдинов волонтерларның махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ышанычлы терәк булуын өстәде.

Бу көнне котлауны шулай ук “Белка” кушаматлы хәрби медик – “Урал” 137нче аерым штурм бригадасы шәфкать туташы кабул итте, ул хәзер авыр яраланудан соң реабилитация уза. Ул Халык фронтына алгы сызыктагы сугышчыларга күрсәткән игътибары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар – рәхмәт сүзләре генә түгел, алар хатын-кызларның гомум эшкә керткән гаять зур ролен раслый.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас