Русия цифрлар министрлыгы 2025 елда дәүләт хезмәтләре порталының кире элемтә платформасында төбәкләрнең эшенә нәтиҗә ясады. Башкортстан 610 балл җыеп,ТОП-5 рейтингка керде. Бу хакта төбәкнең дәүләт идарәсен цифрлы үстерү министрлыгында хәбәр иттеләр.
- Дәүләт гражданнарның ведомстволар белән электрон хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен эзлекле рәвештә киңәйтә. Безнең республикада элемтә платформасы 2021 елдан бирле эшли. Халык аны актив куллана: узган ел гына да 252 меңнән артык мөрәҗәгать килгән - бу 2024 ел белән чагыштырганда өч тапкырга диярлек күбрәк, - дип билгеләп үтте Башкортстан дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Геннадий Разумикин. Хәзер системада төбәкнең 4172 оешмасы теркәлгән. Алар арасында — республика башкарма хакимият органнары, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтае, муниципалитетлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, идарәче компанияләр һәм башкалар.