

Ел саен язгы ташкынга әзерләнү кысаларында бозны шартлата башлыйлар. Бу аның структурасын үзгәртергә һәм тыгыннарсыз гына агып китәргә мөмкинлек бирә.
Шартлату эшләре тыгыннар барлыкка килә торган участокларда башланды. Чишмә районының Өршәк елгасында елга мизгелен ачтылар. Бу эшләрне иненер гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр һәм лицензияле оешмаларның шартлатучылары башкара.
Шулай ук, бозны карайту эшләре дә башланды. Тыгын барлыкка килергә мөмкин булган участокларда боз өстенә кара ком сибәләр, ул кояшта тизрәк кыза һәм бозны тизрәк эретә. Учалы, Белорет һәм Архангель районнарында бу эшләр башланган.
Учалы һәм Архангель районнарында бозны кисү эшләре дә башланган. Ул да бозны кисәкләргә бүленеп эрергә ярдәм итә. Яңадан туңмасын өчен арасына кара ком сибәләр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, язгы ташкынга әзерлек планга ярашлы бара.