

“Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсенең иҗтимагый оешмалары яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм СВОга ярдәм итү буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Чара ике төбәкнең бизнес-форумы кысаларында үтте.
Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина республикада СВО яугирләренә ярдәм итү өчен оештырылган проектлар турында сөйләп үтте. Ул яралы солдатдарга ярдәм итүче “Беренче юрта” проектының тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бу проект хәзер инде зур иҗтимагый хәрәкәткә әйләнде.
Ике төбәк арасында “Заоблачный фронт” исемле проект гамәлгә ашырыла. Төбәкара хәрби-тарихи фестиваль быел да үтәчәк һәм ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлануга 85 ел тулуга багышланачак. Бу турыда Башкортстан Иҗтимагый палата вәкиле, “Поисковое движение России” төбәк бүлеге советы рәисе Владимир Волков сөйләде. “Фестиваль 30 марттан 5 апрельга кадәр Башкортстан белән Чиләбе чигендә Ирәмәл тавында үтәчәк”, - диде ул.
Конференция барышында башкорт кавалерия дивизиясенең хәрби юлы турында бәян иттеләр, Башкортстандагы яшьләр белән алып барылган патриотик тәрбия турында да сөйләнде. Бүгенге көндә Башкортстанда яшь армия хәрәкәтендә 50 меңләп бала һәм үсмер катнаша.
Фото: Общественная палата РБ.