Яңалыклар
26 Февраля , 12:45

Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар

Уфа шәһәрендә урнашкан республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан һәм  Чиләбе өлкәсе җитәкчеләре Радий Хәбиров белән Алексей Текслерның рәсми очрашуы үтте.

Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдыларХезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар
Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар

Уфа шәһәрендә урнашкан республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан һәм  Чиләбе өлкәсе җитәкчеләре Радий Хәбиров белән Алексей Текслерның рәсми очрашуы үтте. Көн үүзәгендә ике төбәкнең хезмәттәшлеге булды.

Радий Хәбиров Чиләбе өлкәсе белән географик яктан күршеләр булуыбызны һәм безне бик күп юнәлешләр буенча ныклы хезмәттәшлек бәйләп торуын искә төшерде.

  • Сезнең өлкә безнең өчен бик мөһим икътисади партнер, - диде ул. – Металлургия, машина төзү, металл эшкәртү тармакларында, төзелештә, ягулык-майлау секторында туплаган тәҗрибәгез безнең өчен аеруча кыйммәтле. Чиләбе өлкәсе – Русиядә башкортлар яшәүче икенче төбәк. Башкорт мәдәниятен, телен саклау өчен игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Радий Фәрит улы Башкортстанның үсеше турында да сөйләде. “Безнең республика сәнәгать сәясәте буенча лидер-төбәк булып тора. Без илдә автомобиль бензины, дизель ягулыгы җитештерү буенча иң эре тармак. Авиация өчен комплектлаучы җиһазлар, агрегатлар җитештерәбез. Урал арты территорияләрен үсештерү өчен энергетика өлкәсендә дә хезмәттәшлекне арттыру өчен тырышабыз. Аграр өлкәдә дә эшләр җайга салынган. Урман, җиңел сәнәгать, төзелеш материаллары җитештерү дә уңышлы эшли. Туризм өлкәсен үстерүгә зур ышаныч бар. Без бөтен юнәлешләр буенча да хезмәттәшлек итәргә әзербез”, - диде рсепублика җитәкчесе.

Очрашу азагында ике төбәк җитәкчесе Хөкүмәтләр арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль, мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйды.

Чыганак: glavarb.ru

Фото: bash.news

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас