18 мартка кадәр "Студентлар стартапы" конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә. Бу үз эшен ачарга теләгән студентлар өчен шәп мөмкинлек.
Конкурс үз проектыңны тормышка ашыру өчен 1 миллион сум күләмендә грант алу мөмкинеген бирә. Программа 2022 елдан алып эшли. Бу вакыт эчендә Башкорстанның 434 студенты җиңүчеләр сафына чыккан. Шуларның 185-е былтыр җиңгән. Ә, гомумән, бөтен Русия буенча 2025 елда 2500 инициативага ярдәм күрсәтелгән. Быел исә 2250 проектка булышу күзаллана.
Конкурста катнашу шартлары гади: Русиянең теләсә кайсы вузы студенты, шулай ук гыйльми оешмаларның ординаторлары һәм аспирантлары гариза тапшыра ала. Яшь буенча чикләүләр һәм уку формасына таләпләр каралмаган.
Гаризалар җиде төп юнәлешләр буенча бәяләнә:
Санлы технологияләр;
медицина һәм сәламәтлек саклау;
яңа материаллар һәм химия технологияләре;
приборлар һәм җитештерү технологияләре;
биотехнологияләр;
ресурсларны саклаучы энергетика;
креатив индустрияләр.
Милли проект өстенлекләренә туры килгән проектларга аерым игътибар бүленәчәк.
Җентеклерәк: inbash.ru сайтында.