Яңалыклар
24 Февраля , 09:24

Радий Хәбиров: "Мин Әминә Шафикованы нәтиҗәле министр дип саныйм"

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республика мәдәният министры Әминә Шафикованың кулга алынуына карата фикер белдерде.

Радий Хәбиров: "Мин Әминә Шафикованы нәтиҗәле министр дип саныйм"Радий Хәбиров: "Мин Әминә Шафикованы нәтиҗәле министр дип саныйм"
Радий Хәбиров: "Мин Әминә Шафикованы нәтиҗәле министр дип саныйм"
- Мин Әминә Ивниевнаны бик намуслы кеше һәм нәтиҗәле министр дип саныйм, - диде Радий Хәбиров. - Ул 2012 елдан бирле эшли. 14 ел эшләү - мәдәниятебезнең, аның институтларының, мәдәният инфраструктурасының чәчәк ату чоры, Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә аның тарафыннан зур эшләр башкарылды. 
Радий Хәбиров балигъ булмаган баласы булган хатын-кыз һәм ананы кулга алу рәвешендә чик кую чарасын сайлау белән бәйле хәлне бик авыр һәм аңлаешсыз дип атады.
-Бу авыр һәм миңа аңлаешсыз хәл. Мин һәрвакыт тикшерү ачыклаячагыннан чыгып эш итәм, ә суд карар чыгарачак, ләкин ни өчен балигъ булмаган балалы хатын - кыз өчен чик кую чарасы итеп кулга алуны сайлауны аңламыйм, - дип билгеләде республика башлыгы.
Республика башлыгы  Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Урал Кильсенбаевтан министр вазыйфасын башкаручы кандидатурасы буенча тәкъдимнәр кертүне сорады. Шулай ук ул хөкүмәттән Әминә Шәфикова гаиләсенә  кирәкле ярдәм күрсәтү буенча элемтәгә керүне сорады һәм үтенечләргә кул куярга әзер булуын билгеләде.
Исегезгә төшерәбез, Мәскәүнең Басман районы суды узган пәнҗешәмбе, 19 февральдә, Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфикованы акча туздыруда һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләп, 17 апрельгә кадәр сак астына алды.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас