Яңалыклар
24 Февраля , 10:52

MAX аша больничныйны дистанцион яптырырга мөмкин

Кабул итү барышында табиб белән хәбәрләр һәм файллар алмашырга мөмкин.

MAX  аша больничныйны дистанцион яптырырга мөмкинMAX  аша больничныйны дистанцион яптырырга мөмкин
MAX аша больничныйны дистанцион яптырырга мөмкин

MAX милли мессенджерында табибка язылу буенча сервис функционалын киңәйттеләр. Хәзер кулланучылар телемедицина консультациясенә язылудан тыш, дистанцион рәвештә больничныйны да яба алачак.
Язылу өчен дәүләт хезмәтләре аша яки СНИЛС һәм туган көн буенча теркәлергә (авторизация), белгечне һәм вакытны сайларга кирәк. Консультациягә 15 минут кала пациент видео шалтыратуга сылтама ала. Кабул итү барышында табиб белән хәбәрләр һәм файллар алмашырга мөмкин. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, савыгуын раслаганда табиб больничныйны дистанцион рәвештә ябарга хокуклы.

"Молодежная газета" сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас