Яңалыклар
23 Февраля , 08:15

Владимир Путин Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Ул 23 февральне иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе дип атады.

http://www.kremlin.ruhttp://www.kremlin.ru
Фото:http://www.kremlin.ru

Ил Президенты Владимир Путин, русиялеләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлап, 23 февральне иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе дип атады.

"23 февраль көне безнең илдә инде күп дистә еллар дәвамында иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе буларак билгеләп үтелә. Ул дәүләт армиясе һәм флоты өчен үз гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган, аның суверенитеты һәм хәвефсезлеге сагында ышанычлы торган, хәрби антына тугры булган һәм намус белән үз профессиональ бурычын үтәгән кешеләр өчен горурлык символына әверелде...

Ватанның сугыш елъязмасының һәр битен буыннан-буынга кадерләп саклыйбыз. Ул бөек полководецларның хәрби сәнгате, солдатларның һәм командирларның, безнең ата-бабаларыбызның какшамас ихтыяр көче һәм батырлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килде”, – диде дәүләт башлыгы.

Шулай ук Владимир Путин 2026 елның Русия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителүен искә төшерде. Ил бердәмлекне хөрмәт итә һәм Русияне яклау өчен төрле милләт һәм дин кешеләренең берләшүен хәтерли.

“Ватанпәрвәрлек хисе, Ватан язмышы өчен җаваплылык аларның бердәмлеген ныгыткан, сугышчан батырлыкларга һәм бөек, үлемсез җиңүләргә илһамландырган”, – диде Президент.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас