Бүген, 23 февральдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Республика җитәкчесе Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин батырлыгына багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Һәйкәлнең итәгендә Мәңгелек ут яна.
Чарада шулай ук Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Кораллы Көчләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм уфалылар катнашты.
Русия һәм Башкортстан гимннарын башкарылганнан соң, сугыш кырында һәлак булганнарның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Республика Башлыгы Ватанны саклаганда үз гомерләрен биргән сугышчылар турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклады.
– Илебезнең һәр буыны өчен үз геройлары бар – Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан, Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән, Төньяк Кавказдагы террорчылыкка каршы операциядә катнашкан геройлар бар, – диде Радий Хәбиров. – Хәзер безнең егетләр махсус хәрби операциядә сугышалар. Без аларның исән-сау һәм җиңү белән өйләренә кайтуларын телибез.