Яңалыклар
23 февраль , 13:03

Путин дәүләт бүләкләрен тапшырды

Кремльдә Оборона министрлыгы һәм Росгвардия хәрбиләренә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.

http://www.kremlin.ruhttp://www.kremlin.ru
Фото:http://www.kremlin.ru

Бүген, 23 февральдә, Кремльдә Оборона министрлыгы һәм Росгвардия хәрбиләренә Русия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.

Ил Президенты Владимир Путин, бүләкләнүчеләрне котлап, болай диде:

–  Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм – соңгы елларда аны аерым горурлык һәм рәхмәт хисе белән билгеләп үтәбез. Тормышын хәвеф астына куеп, Русиягә, халкыбызга мәхәббәт белән, кыюлык һәм батырлык белән махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәүчеләрне хөрмәтлибез.

Бүген Кремльдә гаять зур тәҗрибәле һәм яхшы белемле профессионаллар гына җыелды. Алар арасында хәрби операциянең башыннан ук үз солдатлары белән янәшә сугышкан, бөтен сынауларны үз полкташлары белән уртаклашкан командирлар бар.

Сезнең казанышларыгызны тану символы булып югары дәүләт бүләкләре тора. Иң элгәре – Геройларның “Алтын Йолдызлары”.

Бүген залда шулай ук командование вәкилләре, махсус һәм оператив подразделение офицерлары бар. Сезнең акыллы һәм кыю гамәлләрегез, шәхси батырлыгыгыз һәм тәвәккәллегегез безнең гаскәрләрнең иң киеренке участокларда һәм юнәлешләрдә һөҗүм итү операцияләрен җентекле планлаштырырга һәм гамәлгә ашырырга ярдәм итте.

Сезгә, хөрмәтле иптәшләр, күрсәткән батырлыгыгыз, антка, ата-бабаларыбызның күп буын васыятьләренә тугрылыгыгыз, кадерле ветераннарыбызга – төрле елларда бөек Русияне, меңьеллык илебезне яклаган һәм сугышкан һәркемгә рәхмәт белдерәм.

Уңышлар, ныклы сәламәтлек, иң яхшы теләкләремне юллыйм.

http://www.kremlin.ru
Фото:http://www.kremlin.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас