Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 февраль , 20:54

Үзбәкстан делегациясе эш визиты белән килде

Башкортстанга Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе делегациясе эш визиты белән килде. Аны төбәк хокимы Зойир Мирзаев җитәкли.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм чит ил делегациясе вәкилләре Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шайморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Скульптура композициясе 112 нче башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командирына, аның атаклы атлыларына һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында Ватанны саклаучыларга багышланган.

Делегация программасында - җитештерү һәм социаль объектларда булу, шулай ук Башкортстан белән уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә.

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас