Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 февраль , 23:19

МАХ платформасына кушылалар

Башкортстан республикасының 270тән артык оешмасы МАХ платформасында рәсми мәгълүмат каналлары булдырды. Алар арасында — ресурслар белән тәэмин итүче төп компанияләр, эре идарәче оешмалар һәм күпфатирлы йортларда яшәүчеләр яки гражданнар белән оператив хезмәттәшлекне тәэмин итү эшенә актив кушылган төбәк операторлары.

Әлеге рәсми каналлар тикшерелгән мәгълүматның ышанычлы чыганагына әверелде: биредә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге актуаль яңалыклар, планлы эшләр турында оператив хәбәрнамәләр, коммуналь хезмәтләрне туктату турында мәгълүматлар, мөһим белдерүләр һәм халыкның еш сорауларына җаваплар бастырыла.

Оешмаларның тулы исемлеге, аларның каналларының адресларын МАХта күрсәтеп, республиканың торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган. Аның белән сылтама буенча танышырга мөмкин https://zhilstroynadzor.bashkortostan.ru/activity/56117 исемлек яңа каналлар барлыкка килгән саен даими рәвештә яңартылачак.

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас