Яңалыклар
17 Февраля , 15:37

Мәдәният өлкәсен финанслау 11,4 тапкырга арткан

Бу хакта республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Мәдәният өлкәсен финанслау 11,4 тапкырга артканМәдәният өлкәсен финанслау 11,4 тапкырга арткан
Мәдәният өлкәсен финанслау 11,4 тапкырга арткан

Соңгы сигез елда Башкортстанда мәдәният өлкәсен федераль финанслау күләме 11,4 тапкырга арткан. Әгәр 2018 елда бу өлкәгә 142 млн сум җәлеп итә алсалар, 2026 елга – 1,617 млрд сум. Бу хакта республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Федераль акчалар мәдәният объектларын төзүгә һәм ремонтлауга, шулай ук тармак хезмәткәрләренә ярдәм итүгә, китап фондлары булдыруга, җиһазлар һәм музыка кораллары сатып алуга, масштаблы чаралар уздыруга юнәлтелә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас