Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 февраль , 20:48

Ленара Ивановага Салават Юлаев ордены тапшырылды

16 февральдә узган атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың элеккеге гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Ивановага Салават Юлаев орденын тапшырды. Ул күпьеллык нәтиҗәле дәүләт эшчәнлеге өчен югары бүләккә лаек булды.

Линара Ивановага Салават Юлаев ордены тапшырылды

- Ленара Хәкимовна министрлыкны 15 елдан артык җитәкләде. Ул республиканың Дәүләт Җыелышы –Корылтайга эшкә күчә, анда закон чыгару эшчәнлеге белән шөгыльләнәчәк, – дип хәбәр итте төбәк җитәкчесе. - Сезнең хезмәтегез өчен зур рәхмәт!

Ленара Иванова үз чиратында республиканың идарә итү командасына, Хезмәт министрлыгы һәм социаль өлкә учреждениеләре коллективларына уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас