Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 февраль , 20:43

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры билгеләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры итеп Ольга Кабанова билгеләнде.

Ленар Иванова республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазифасыннан үз теләге белән азат ителде.

Кабанова Ольга Николаевна 1971 елның 14 июнендә Уфада туган. Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1988 елда Уфа агрегат җитештерү берләшмәсендә башлый. 1989-1992 елларда -М.Фрунзе исемендәге РТИ заводының мәдәният һәм техника сараеның сәнгать һәм балалар бүлеге инструкторы. 1992-2008 елларда - белгеч, аннары Уфаның Ленин районы хакимиятенең яшьләр эшләре һәм мәдәният бүлеге начальнигы. 2008-2010 елларда- Уфаның Совет районы администрациясе башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары. 2010-2019 елларда - Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары. 2019-2026 елларда - Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары. Башкортстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре.

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас