Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 февраль , 19:29

Яңа тәгаенләүләр

Башкортстан Башлыгы указы белән БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары итеп Алексей Касьянов билгеләнде.

Яңа тәгаенләүләр
Яңа тәгаенләүләр
Касьянов Алексей Анатольевич 1975 елда Уфада туган. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Хезмәт юлын 1996 нчы елда Уфаның Калинин районы прокуратурасы тикшерүче булып башлаган. 1997-2002 елларда Уфа прокуратурасының өлкән тикшерүчесе. 
Соңгы эшләгән урыны-  Русия президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының БР буенча баш федераль инспекторы.
Юстиция генерал-лейтенаты. БРның атказанган юристы.
 

 

Автор: Кадикова Резида
Читайте нас