11 февральдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре вакытында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен Учалы коррекцион мәктәп-интернатында булды. Биредә психик үсеше тоткарланган, сөйләм, күрү һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар белем ала.
Мәктәп 1997 елдан бирле эшли. Штатта-офтальмологлар,педиатрлар һәм башка медицина белгечләре. Учреждениедә Учалы районыннан 208 бала укый.
Шунысын да билгелик, 2025 елның 1 сентябреннән балалар яңартылган корпуста шөгыльләнә. Төзүчеләр түбәне, фасадны, инженерлык челтәрләрен тәртипкә китергән, тәрәзә-ишекләрне алыштырганнар, эчке бүлмәләрне яңартканнар. Мәктәптә заманча коворкинг-зоналар, ял итү зоналары, җиһазландырылган мәгълүмати-китапханә үзәге эшли. Уку кабинетларына интерактив такталар һәм мультимедиа техникасы урнаштырылган, яңа җиһазлар алынган.
Радий Хәбиров ашханә, дәвалау физкультурасы залын, бассейнны, остаханәләрне карап чыкты. Балалар үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен күрсәттеләр һәм киләчәккә планнары белән бүлештеләр. Мәктәптә балалар һөнәр ала ала, шул исәптән «бакчачы»юнәлеше буенча да. Учреждение Учалы урман хуҗалыгы белән хезмәттәшлек итә, ә чыгарылыш укучыларына эшкә урнашу мөмкинлеге бирелә.
Төбәк башлыгы мәктәп өчен аутизм һәм үсешнең башка үзенчәлекләре булган балаларны тернәкләндерү өчен «Ябалак йорты» сенсор-динамик комплексын сатып алырга кушты. Шунысын да билгеләргә кирәк, учреждениенең икенче корпусында капиталь ремонт дәвам итә. Аны тәмамлагач, мәктәп белем бирү киңлеген тулысынча яңарта һәм тәрбияләнүчеләргә уку һәм яшәү өчен уңайлырак шартлар тудыра алачак.
- Безнең бурыч - егетләрнең социальләшүенә булышу. Гади мәктәптә яки югары уку йортында аларга катлаулырак булачагы аңлашыла, ә монда алар беренче хезмәт күнекмәләре алалар. Без коорекцион белем бирүгә җитди чыганаклар, шул исәптә федераль финанслауны да җәлеп итәбез,- диде Радий Хәбиров.
БР Башлыгы сайтыннан.