Яңалыклар
11 февраль , 11:29

Кәгазь документлар урынына санлы ID

Яшегезне, ташламалы статусыгызны раслау өчен, шулай ук һәрвакыт төп документларга: паспорттан алып машина йөртү таныклыгына кадәр керү мөмкинлегенә ия булу өчен Max мессенджерында цифрлы ID кабызыгыз.

Кәгазь документлар урынына санлы IDКәгазь документлар урынына санлы ID
Кәгазь документлар урынына санлы ID
 
Яшегезне, ташламалы статусыгызны раслау өчен, шулай ук һәрвакыт төп документларга: паспорттан алып машина йөртү таныклыгына кадәр керү мөмкинлегенә ия булу өчен Max мессенджерында цифрлы ID кабызыгыз.
Санлы ID-ны өч ысул белән булдырырга мөмкин – биометрия буенча, машина йөртү хокуклары буенча һәм чит ил паспорты буенча. Башта профильдәге санлы ID бүлегенә керергә һәм «булдырырга»га ("создать") басыгыз. Шуннан соң  өч ысулның кайсысын кулланачагыгызны сайлагыз. Әгәр дә бу «биометрия» икән, бер тонлы якты фонда селфи ясарга, ә аннары керү юлын бит-йөз сканы яки бармак эзе буенча кертергә кирәк булачак. Әгәр дә сез «Машина йөртү таныклыгы» ысулын сайлаган булсагыз, киләсе адымда документ буенча шәхесне раслау булачак. Аннары бер тонлы якты фонда селфи ясарга һәм керү юлын бит СКАны яки бармак эзе буенча кертергә кирәк. Әгәр дә сез «Чит ил паспорты буенча " санлы ID булдырасыз икән, яңа үрнәктәге чит ил паспорты буенча шәхесне расларга кирәк. Алга таба , телефонны пластик биткә тидереп чит ил паспортын сканерларга, бер тондагы якты фонда селфи ясарга һәм  бит-йөз сканы яисә бармак эзе буенча керүне кабызырга кирәк булачак
Санлы ID дан файдалану өчен MAXта профиль ачарга, «санлы ID» сайларга, яшьне раслау карточкасына басарга, студент яки күп балалы статусын расларга һәм экранны кассада сканерларга яки вәкаләтле хезмәткәргә күрсәтергә кирәк. QR-код сезнең җайланмада гына эшли һәм аннан сездән башка беркем дә файдалана алмасын өчен һәр 30 секунд саен яңартыла.
 
"МГ" сайты буенча.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас