Яңалыклар
11 февраль , 10:57

АПКның яшь белгечләренә 750 мең сум түләнәчәк

2030 елга агросәнәгать комплексы предприятиеләрен 95% ка кадәр кадрлар белән тәэмин итү мөһим.

АПКның яшь белгечләренә 750 мең сум түләнәчәкАПКның яшь белгечләренә 750 мең сум түләнәчәк
АПКның яшь белгечләренә 750 мең сум түләнәчәк
Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының дәүләт ярдәме конкурсында катнашырга теләгән яшь белгечләрдән документлар кабул итү башлана. Исегезгә төшерәбез:  ярдәм агросәнәгать комплексының кадрлар потенциалына ярдәм итү буенча республика программасы кысаларында күрсәтеләчәк һәм авыл хуҗалыгы оешмаларының яшь белгечләренә 750 мең сум ярдәм (подъемный) акчасы биреләчәк. 
- Икенче ел «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проектын гамәлгә ашыру бара, аның кысаларында «АПКда кадрлар»федераль проекты төзелде. Безгә 2030 елга агросәнәгать комплексы предприятиеләрен 95% ка кадәр кадрлар белән тәэмин итү мөһим. Һәм безнең бу юнәлештәге эшебез – бүген Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан компетентлы белгечләр, тармак җитәкчеләре һәм булачак фермер-эшмәкәрләр әзерләү өчен төзелүче системаның бер өлеше, – диде БР хөкүмәте премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. 
Конкурсантларга карата төп таләпләр элеккечә кала: дәүләт ярдәме конкурсында катнашучылар Башкортстан Республикасының авыл җирендә урнашкан агросәнәгать комплексы оешмаларында эшкә урнашырга тиеш. Сайлап алуда катнашу өчен гариза һәм кирәкле документлар 2026 елның 17 февраленнән 2 мартына кадәр БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының фәнни-мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек бүлегендә кабул ителә (Уфа шәһәре, Пушкин ур., 106 йорт, каб. 306, 9дан 18 сәгатькә кадәр, тәнәфес 13-тән 14 сәгатькә кадәр).
Барлык кирәкле мәгълүматны һәм документлар үрнәкләрен сылтама  скачать по ссылке.буенча күчереп алырга мөмкин. 
Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (347) 218-05-40, 218-05-44.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас